Бәясенә килгәндә, нигә кирәк аны әйтү? Мин үз гомеремдә бик кыйммәтле мәҗлесләрдә дә җырлаган җырчы, миллиардерлар мәҗлесендә дә чыгыш ясаганым бар. Гади кеше чакырса да баш тартмыйм. Кешенең соңгы акчасын каерып алмыйм. Беләсезме, кайбер оештыручылар шалтыраталар, ләкин өч сүзне дә ялгап, матур итеп сөйләшә белмиләр. Ачуым чыга, беренче сораулары – күпме аласыз? Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/iana-el-korporativlary-kaisy-yrcy-kupmega-yrlyi
    3 комментария
    12 классов
    Бөтен кеше, «син ябык» идең, ди. Мин чыгып җырлый гына идем, бернәрсә сөйләмим, бернәрсә күрсәтмим. Халык энергетиканы сизә. «Әйе, матур», – диләр, әмма концертка килмиләр иде. Менә, ачылгач, алар минем эчке дөньяны күрделәрме соң? Бик күп хатын-кыз миндә үзләрен таныды. «Миндә дә шундый хәл. Мин китә алмый, түзеп яшим, ә син молодец», – дип күп яздылар. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-nagyimova-minda-da-sundyi-xal-min-kita-almyi-tuzep-iasim-a-sin-molodec-dip-kup-iazdylar
    12 комментариев
    14 классов
    Кабатланмас Гүзәл Уразова башкаруында "Кабатланмас" җыры! Гүзәлнең иҗатын яратучылар ❤️ куя!
    1 комментарий
    7 классов
    Ир-атсыз тормышны мичсез өй белән генә чагыштыра алам мин (бу минем генә фикерем, сез башкача уйласагыз, берүк үртәлмәгез). Мичең булмаса, ни җылына алмыйсың, ни тамагыңны туйдыруы кыен. Әни бәгырькәемнең гел әйтә торган сүзләре бар иде: «Ирле хатын Идел кичкән, ирсез хатын акыра-бакыра яр читендә елап калган». Ир-ат ничек тә җаен, әмәлен таба, дигән мәгънәдә инде бу сүзләр. Аннары тагын берсе бик истә: «Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы», – дип торган иде. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/irema-raxmat-aiterga-oirandem
    23 комментария
    45 классов
    - Хәзерге көндә микрофон тотып йөреп кенә тормыш алып барып булмыйдыр ул, әйеме? Берәр төпле эш, акча чыганагы кирәктер... - Әйе, сүз дә юк. 2009 елны музыка көллиятен тәмамлауга мин Айдар Фәйзрахманов группасына чакырулы идем. Районда исә эш вәгъдә иттеләр, «Клубка директор итеп куябыз»,– диделәр. Диплом алуның икенче көнендә үк чынлап та клубка эшкә урнаштырдылар, әмма директор итеп түгел һәм район мәдәният йортына да түгел. «Башта авылда эшләп тор, аннары районга чакырырбыз», – диделәр. 6 ай буе кем булып эшләгәнемне әле дә аңлап бетермәдем: җәй буе кычыткан чаптым, чүп утадым, чәчәкләргә су сиптем... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/lenur-biktimerov-xatynymnyn-uskanen-ukyp-beterganen-10-elga-iakyn-kottem
    9 комментариев
    28 классов
    Тәрәзә төбендә яшел суган үстерү ысулы Тәрәзә төбендә кечкенә генә мәйданчыкта күп итеп яшел суган үстерергә теләсәгез, түбәндәге ысулны куллана аласыз. Аның өчен кимендә 2 литрлы пластик шешә кирәк. 5 литрлы булса тагын да әйбәт. Иң элек шешәнең башын кисеп атарга. Аннан соң шешәне визуаль рәвештә горизонталь яссылыкларга бүлергә. Маркер ярдәмендә зур булмаган түгәрәкләр ясап, канцелярия пычагы белән шул түгәрәкләрне тишеп чыгарга. Бу тишекләрдән суганның кыяклары үсеп чыгачак. Шуңа да алар артык зур яисә бөтенләй кечкенә булмасын. Зур булса, туфрак кыела, кечкенә булганда, кыякларга үсәргә җайсыз булачак. Шуны да әйтергә кирәк: тишекләрне шешә төбеннән кимендә 5 см өстәрәк тишә башларга кирәк. Утырту өчен суганны да дөрес сайлау мөһим. Алар уртача зурлыкта яисә вак булса яхшы. Аскы катламга башта туфрак салырга. Аның өстенә, кыяк тишектән үсеп чыгарлык итеп, суган төзәргә. Аннан туфрак. Шул рәвешле шешәнең өске өлешенә кадәр чиратлап тутырырга. Су сибәргә дә онытмагыз. Өске өлештә суган калырга тиеш. Беренче кыяклар 3-4 көннән күренә башлаячак.
    1 комментарий
    30 классов
    Көрәштә гөрселдәп җиргә килеп төшкән чаклар аз булмады. Спорт залларында идәнгә калын келәм җәелә дә, кайбер авыл сабантуйларында коры җиргә басып көрәшә идек. Һава торышының үзгәрүенә дә бәйле түгел, сызланмаган көнем юк. Җитмәсә, берничә ел элек, юл кырыенан велосипедта барганда машина бәргәч тә, озак вакыт аңсыз ятканмын. Баш сөягенең бер өлеше ярылган иде, аның да сызлавы гел җәфалый. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vil-usmanov-syzlanmagan-konem-iuk
    9 комментариев
    39 классов
    Бердәнбер кызыбызга бернәрсә дә жәлләмәдек, ә ул безне туена да чакырмады. Моннан соң ничек яшәргә? Бердәнбер кызыбызга бервакытта да бернәрсә дә жәлләмәдек. Балачагыннан ук аңа бары тик яхшы әйберләр генә алдык, матурлыкны күрергә, кадерен белергә өйрәтергә тырыштык. Без яшәгән кечкенә бистәдә мөмкинлекләр әллә ни күп түгел иде. Шуңа күрә, кызыбыз үсеп җиткәч, ул бу провинциядән чыгып китәр, зур шәһәрдә, ә иң яхшысы - башкалада яшәр дип хыялландык. Мәктәптә укуыннан тыш, без аның өчен репетиторлар ялладык, ул бернинди проблемасыз ВУЗга керсен дип тырыштык. Кызым мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм Мәскәүдә институтка укырга керде. Уку аңа җиңел бирелде, югары стипендия дә алды. Әмма ирем белән миңа бер дә җиңел булмады. Акча туплап кызыбызга җибәрү өчен бөтен нәрсәдә экономияләдек. Чөнки башкалада бөтен нәрсәгә күз кызыга бит. «Башкалардан ким яшәмәсен. Дус кызлары белән чагыштырганда үзен ярлы, ким итеп тоймасын», — дип әйтә иде ирем. Мин дә аның белән риза идем. Ике елдан соң кызым бер егет белән танышты. Ул аннан бераз зуррак иде. Кызым әйтүенчә, акчаны да яхшы эшли, аңа башын югалтып гашыйк та булган. Кызым һәр кайтканында егетенең нинди яхшы күңелле, юмарт булуын сөйли иде. Эшләрнең туйга таба баруын чамалый идек. Әмма бер елдан соң да, ике елдан соң да туйга чакыру булмады. Кызым институтта укып бетерде. Кияве аңа яхшы хезмәт хакы түләнә торган, перспективалы эшкә урнашырга ярдәм итте. Ирем балаларның туйны озакка сузуларына үртәлә башлады. «Гомер буе шулай язылышмыйча яшәргә уйлыйлар микән? Алай дөрес түгел бит инде», — диде ул. Мин дә сүзсез генә аның белән ризалаштым. Ә кызым безнең борчылганны күрмәмешкә салышкан кыяфәт чыгарып йөрде. Өздереп кенә җавап бирүдән гел кача иде. Безнең күңелгә шом кереп, борчыла башладык. Ничек инде, кыз белән ничә еллар очрашып йөреп, аның әти-әнисе белән танышмыйча була? Шуннан соң ирем Мәскәүгә барырга кирәк дип әйтте. Аның характерын белгәнгә күрә, карышып тормадым, әйберләрне җыя башладым. Мәскәүгә килеп җиттек. Ишекне кияү кеше ачты. Кызыбыз өйдә түгел иде. Безне таныгач, йөзенә елмаю кунды, безне фатирга чакырды. Ә кунак бүлмәсендә ирем белән безне сюрприз көтә иде. Стенада, иң түрдә, кызыбызның һәм аның егетенең туй фотосы эленеп тора! «Нәрсә бу?» — дип фотога күрсәттек. «Бу безнең туй», — диде кияү. «Ә нишләп безне туйга чакырмадыгыз?» — дип сорады ирем. Ә кияү: «Сез бит үзегез килүдән баш тарттыгыз, кызыгыз шулай диде», — дип әйтте. Бүлмәдә тынлык урнашты. Димәк, инде туй булган, ә кызыбыз безне чакырып та тормаган. Берәр сәгатьтән соң кызым кайтты. Бер безгә, бер туй фотосына карап, ул шундук барысын да аңлады. «Әти, әни, мин хәзер сезгә барысын да аңлатам. Мин сезне соңыннан, аерым чакырырга теләдем. Сез бит шундый гади, авылча, мин оялдым. Кичерегез мине, зинһар», — диде ул. Әмма ирем аның бу сүзләрен кабул итмәде, кулы белән селтәнеп кенә туктатты. «Без гомер буе синең өчен тырыштык, соңгы көчләребезне, соңгы тиеннәрбезне син уңышка ирешсен дип тоттык. Һәм син уңышка ирешкәч, бездән — әти-әниеңнән ояла башладың», — дип кенә әйтте. Өйгә кайтканда юл буе ирем бер сүз дә дәшмәде. Мин дә моннан соң кызыбыз белән ничек аралашырга икән дип уйланып кайттым. Без ирем белән гомер буе аңа иң яхшысын бирергә тырыштык. Ә җавапка нәрсә алдык? Моннан соң ничек яшәргә?
    13 комментариев
    22 класса
    Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл. Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул. Җәүдәт белән институтта укыганда таныштык. Ул өч курска югары укыды. Яшь кызлар өлкәнрәк егетләргә күз ата бит инде ул. Җәүдәт тә миңа күз салды, артымнан калмады. Безнең мәхәббәт тарихы бик матур башланып китте. Курсташ кызлар хәтта көнләшә иде. Укуны тәмамлагач, Җәүдәтне Себергә эшкә билгеләделәр. Ул кичне әле дә хәтерлим. Җәүдәт сөйли, мин елыйм. Аны еракка җибәрергә теләмәдем. Ләкин акылым белән аңлыйм – аңа анда барырга, карьера ясарга, үсәргә кирәк. Шулай итеп, Җәүдәтне Себергә озаттым. Ике арада хатлар йөри башлады. Ул хатлар әле дә саклана, сирәк кенә булса да алып укыйм... Ә бервакыт Җәүдәт: “Кадерлем, синнән башка яши алмыйм, сагындым. Яратсаң, кил. Көтәм”, – дип язды. Мин, чынлап та, сөйгәнем янына Себергә барырга җыендым. Тик... әти белән әни каршы төште. “Укуыңны ташлап кая барасың? Ярата икән, үзе кайтсын. Иң элек бездән рөхсәт алырга тиеш ул”, – диде әни. Бу сүзләрне Җәүдәткә җиткердем. Тик ул берничек тә эшеннән китә алмавын әйтте. Аралар шулай суынды, хат алышу да тукталды... Шуннан бирле Җәүдәтне күргәнем булмады. Мин кияүгә чыгып ике бала таптым. Ирем хәерче дә, бай да түгел, гаиләбез урта хәлле. Бер еллап элек социаль челтәрдә Җәүдәтнең аккаунтына тап булдым. Һаман Себердә яши икән. Шунда өйләнеп төпләнеп калган, бер кыз үстерәләр. Фотоларына караганда, бик бәхетле ул, җитеш тормышта яшиләр. Әгәр яшь чагымда әти-әни рөхсәт итеп, Себергә киткән булсам, хәзерге тормышым ничек булыр иде икән? Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләрме әле?..
    4 комментария
    15 классов
    2013 елда миңа аерылырга туры килде. Педколледжны тәмамлаган елны ук 19 яшемдә сикерә-сикерә кияүгә чыккан идем, 24 яшемдә аерылып кайттым. Дөресрәге, ир дигән кешем көнләшүенә чыдый алмыйча, бала белән мине урамга куып чыгарды. Социаль челтәрләрнең берсендә  таныш булмаган бер дустымның постларын игътибар белән укып барам. Мәхәббәт, аерылышу, яшәү мәгънәсе, ир-хатын мөнәсәбәтләре темасына яза ул. Исеме дә, фотолары да юк үзенең. Күңел нидер сизеп, яздым мин аңа: “нигә үзеңне күрсәтмисең? Исемеңне булса да яз әле” дим. Адашым икән, Айгөл исемле, Татарстан районнарының берсендә яши. Һәм түбәндәге текстны язды миңа. Шуннан соң гына бар да аңлашылды. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/uzena-berar-tin-kese-tap-inde-kyzym-iap-ias-bit-ale-sin
    1 комментарий
    15 классов
Фильтр
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё