Мин гади бер мәктәп укытучысы. Хезмәт хакым аена 30 мең сум тәшкил итә. Ирем үзем белән бер яшьтә, тик ул гаилә җанлы кеше түгел. Кыскасы, аның белән бергә яши алмыйм. Ул үзгәрә торган түгел, үзгәрәм дип вәгъдә итә, ләкин һаман шул бер балык башы. Аерылышсам да, кая барыйм? Бер балабыз бар. Арендага бирелә торган фатир бәяләрен караган идем, якын килерлек түгел. Әле бит балалар бакчасы өчен түләргә, азык-төлек алырга да кирәк. Баланы ач тотып булмый.
Авылда әнием бер ялгызы яши, 20 мең сум пенсия ала. Ул мине һич тә аңламый. «Аерылам, болай яши алмыйм», – дисәм дә, ул моңа каршы: «Көт, ашыкма, түз», – ди Гомер буе аның белән проблемаларым турында ачылып сөйләшә алмадык. «Кешеләрдән оят, тик