Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.
Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала
Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр
Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк
Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр:
“Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.
Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Йәсин” сүрәсен уку бик тә саваплы.
Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы.
Бәраәт кичәсе өч тапкыр Йәсин уку яхшы.
Беренче тапкырында дөньяда да ахирәт
тә дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:
“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен Йәсин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Йәсин сүрәсе укыла аңардан соң Бәраәт догасы (дога аста).
Икенче Йәсинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:
“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Йәсин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” һәм тагын икенчегә Йәсин укыла аннары шул ук Бәраәт догасы кылына.
Өченче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:
“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Йәсин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.
Йәсин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.
Бәрәат догасы
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр», — дип әйтәсең.
#динемислам


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев