
33 кеше Свердловск өлкәсеннән- Урал мөхтәсибәте хаҗилары юлга кузгалдык. Кемдер үз машинасы, кем поезд, кемдер Кольцовадан самолет белән Мәскәүгә- Домодедова аэропортына юнәлделәр. Иртәгә Домодедово - Кувейт (пересадка)- Джидда (Саудовская Аравия) Мәдинәгә юл тотачакбыз. Без хаҗга сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл итеп карыйбыз. Бер хәдистә болай диелгән: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта". Мәккәгә җитәргә 80 чакрым кала без ихрам киячәкбез. Ихрам ул кәфенлеккә охшаш. Без шулай итеп, бер айга бу дөньядан аерылачакбыз. Исемебез югала, нинди дәрәҗәдә булсабызда да, ул мөһим түгел, хәтта патша булса да, гарәпләр безгә ХАҖИ дип эндәшәчәкләр. Ихрам – хәрәм сүзеннән алынган, безгә кием дә, дәрәҗә дә, башкасы да хәрәм. Гарәфәт тавында Кыямәт кубарылу көнендә басып догада булырбыз. Ягъни, безнең сәфәребез үлемгә охшаш. Хаҗга барып кайткач, Хафизда, ул атланып барган ишәк тә хаҗи була. Без тәнебез-йөрәгебез, малыбыз белән гыйбадәт кылачакбыз. Иң олы гыйбадәт – Хаҗ. Барыбызны да берләштерә торган гыйбадәт ул. Чөнки ул шундый гыйбадәт, кайбер көннәрдә 10ар чакрым йөрергә туры киләчәк. Хаҗдагы һәр авырлык өчен савап бирелә. Авыр булачак, сабыр булырга кирәк безгә.
2 комментария
5 классов
Үземнең шәхси китапханәмнән татар һәм башкорт авторларының 100 китабын бүләк итеп Екатеринбург татарларының мәдәни үзәгенә тапшырдым. (Перетряхнул я всю свою библиотеку и решил отдать в дар Екатеринбургскому татарскому культурному центру директору Т.К.Ц. Каштанову Ринату 100 книг популярных татарских и башкирских писателей).
2 комментария
6 классов
Фильтр
- Класс
01:28
1 комментарий
7 раз поделились
42 класса
- Класс
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
Сандалашка (һАНДАЛАШ) Белокатайский район Башкортостан.
- Белокатайский район Сандалашка, Екатеринбург
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Ссылки на группу
54 696 участников
194 участника
122 участника