Фильтр
Закреплено
  • Класс
  • Класс
  • Класс
«…."Без- Рә урам малайлары" циклыннан тагы бер хикәя. Ул " Кәккүк, чыпчык, тәрәзәдән чык " дип атала.»
Алия Галимова (Ханбекова)

*** *** *** *** ***
Балачак уеннарын уйнаганда әллә нинди такмаклы санаулар белә идек тә бит, бөтенләй онытылганнар… менә Алия апа бу хикәясендә язмаган булса, бу кәккүк-чыпчыклы санауны да әллә кайчан тозлаган булганбыз икән бит… Һәр хикәясе аша якты балачакка, матур истәлекләргә кайтара безне Алия апа.
Бу хикәясенең исеме генә дә балачагыбыз уеннарын хәтергә китерде: әбәкле, качышлы, куышлы, туплы, лапталы, читән үрешле, буяулы, шпионлы, тычкан салышлы, ватык телефонлы, патшалы, ябалаклы (көн/төн)…
Калганын укыгач белербез.
00:35
Видео
327 просмотров
  • Класс
“…Автобус остановкасында бүген ике бичәнең чылтыр- чылтыр чишмә тавышын хәтерләтеп, көлешә -көлешә миңа ят телдә аралышканнарын тыңлап тордым- тордым да, түзмәдем, нинди телдә сөйләшәсез дип сорадым. Мордва теле икән. Берсе Ырынбур өлкәсендә, икенчесе Ярмәкәй районында туып үсеп, бергә Бәләбәй педучилищесында укыган булганнар икән. Күп еллар үтеп, көтелмәгән бу очрашуга үзләре дә куанып сөйләшә торгач, автобуслары үтеп киткәнен сизми калдылар. Телефон номерлары белән бүлештеләр, бер- берсен кунакка чакырдылар булса кирәк. Ә миңа бу күренеш киләсе хикәямдә сүз барган вакыйгаларны искә төшерде…”
Алия Галимова (Ханбекова)


*** *** ***
Авылдашыбыз Алия апа Хөрмәтулловнаның балалар өчен язылг
01:06
  • Класс
Показать ещё