Предыдущая публикация
-Ялгызмы син?-Ялгыз, әйе,- дисең,
Керфекләрең каплый карашың..
-Үтте гомер, сүнде өметләрем,
Ялгызлык ла хәзер юлдашым.
Бер бушлыкны икенчесе белән,
Каплап үткән ялгыз көннәрдә,
Ак тушәмне күзли хатирәләр:
-Кешем юк ла - диеп, сөйләргә.
Төннәреңдә саран ай караган,
Тәрәзеңә караш төбисең.
Ут аласың бәлки:-Якты булсын,
Көтәсеңдер:-Һаман килмисең..
Белмим кемгә аталгандыр сорау,
Ялгызлыкның юк ул иптәше.
Ишекләрдә күзе, тәрәзәдә күңел,
Елый күңел, чыкмый күз яше.
Ялгызлыкның күңелләре нечкә,
Очыраштыра калса юлыгыз.
Рәнҗетмәгез ялгыз кешеләрне,
Мәрхәмәтле зинһар булыгыз.
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 20
Это сказал старый бабай.
Давно это было. Лишь с годами стал это понимать (извините на русском. Слаб в татарской грамматике)
Искиткеч матур, соклангыч булган бу!!!
Рәхмәт дустым иҗадың өчен, ЙӨЗ рәхмәт!!! ))
Тэуге союлэрне калдырмагыз ялгыз?Шэп язгансыз,ометлэрне озмибез.