Предыдущая публикация
Әйт син бары:- Сине сагынам !-дип,
Йолдыз булып күктә янармын.
Күпме еллар, сине оныта алмый,
Син булып та, синсез калганмын.
Йотып җанга, сагыш утларыңны,
Телеп - телеп алган йөрәкне,
Әйт син миңа, бир бер җавап бары:
-Нигә шулай яшәү кирәкте?!
Гүя сөеп сине:-Туймый кал!- дип,
Язмыш язган минем гомергә,
Яшен сугып көйгән агач сыман,
Җаным яши утлы күмердә.
-Бер сөйдә син, булыр азаккысы,
Җитсен әйдә йөзгә ул яшең..
-Гомерең буе яшә сөюсез!-дип,
Йөрәгемә суккан ул яшен...
Әйт син бары:- Сине сагынам !-дип,
Йолдыз булып күктә янармын.
Күпме еллар, сине оныта алмый,
Син булып та, синсез калганмын.
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17
С днём рождения!!!
бер нигәдә карамый!