Моселманнарнын авырганда укыла торган догасы:
Аллаһүммә, раббән-нәс, мүзхибәль-бә’с, ишфи әнташ-шәфи, лә шәфия иллә әнтә, ишфи шифә’ән лә югадиру сәкамә.
Татарча:
Йә Аллаһ, барлык кешеләрнең Раббысы! Йә кайгыларны, авыруларны, мохтаҗлыкны бетерүче. Безне авырулардан терелтү Сиңа бернинди авырлык тудырмый. Терелт безне, Син бит шифа бирүче. Син авырулардан терелтүче. Безгә шифа бир, Синең шифаң авыруларыбызны тулысынча дәваласын, эзсез югалтсын.
Доганың татарчасын укысагыз да була, үзегездән өстәп Аллаһыдан сорарга да мөмкин