Туганнар күп, ләкин яши-яши
Никтер юллар өзелә араларда.
Айлар, еллар буйлап күрешелми,
Үсеп җитә шуннан балалар да.
Бер бересен хәтта танып белми,
Абый- сеңел алар, туган тиеш.
Күрешмәскә сәбәп табылып тора ,
Вакыт юк бит әле, соңырак имеш.
Кунакларга чакырганда кайчак
Ярар инде дибез, килербез бер.
Алда язмыш нинди, беркем белми,
Чакырмаслар бер чак, узар гомер.
Мәшәкатьләр белән уза гомер,
Соңрак дия-дия, сизелмичә.
Саклый алсак иде, калсын иде
Туганлыкның җебе өзелмичә.
//Гөлфия Гизатова