Йорт иясе
Әлиә нәнәсен бүген беренчегә күргәндәй сәерсенеп карады. Аптырарсың да. Көндез өйдә аның нәнәсеннән дә чибәр кеше юк. Җилкәсен каплап үзеннән үзе дулкынланып торган кап-кара чәчләрне матурлап киеменең нинди булуына карап я күбәләк, я гөләп чәчәге бик килешле итеп бизәп тора; өстендә ачык төсле материалдан тегелгән, я бик матур күлмәк, я кыска балаклы костюм; тырнаклары кызылга буялган ялан аягына ачык башлы, йөрергә уңайлы булган шлепосы киеп ала. Аннары тотына, кичә төшкән килен кебек, йортның эчендә тышында булган эшләрне сызырып эшләргә. Иртәдән караңгы төшкәнгә кадәр баш күтәрми, аның тик торганы юк. Эшли белмәгәннән шайтан көлгән дип, картинәсе канына сеңдереп тәрбияләгән.Их