Хәерче дә, бай да түгел идек,
Үскән чакта үстек уртача,
һәр йорт саен җиде-сигез бала,
Искә төшсә, хәзер кот оча.
Төз үссеннәр дипме, борынгылар
Салмаганнар йомшак мендәргә.
Шулай итеп, тормыш сынауларын
Өйрәткәннәр җиңел үтәргә.
Вегетариан дигән чит-ят сүзне
Белмәгәндер әнкәй белүен.
Тик хәтердә, ит-майны чамалап,
Тигез итеп бүлеп бирүе.
Шулай өйрәткәндер, ахры, әнкәй,
Барын-югын бүлешеп яшәргә.
Кечеләрне кече итә белеп,
Олыларга зурлап дәшәргә.
Җиде көрәк белән җир казыдык,
Печәнен дә чаптык тезелеп.
Көянтәләп су ташыган чакта,
Төшмәгәнбез әле өзелеп.
Хезмәт дигән олуг тәрбияне
Күңелләргә тирән салганбыз.
Яланаяк көтү көткән чакта
Таң атканын күреп калганбыз.