Ярты йорэгемне узен белэн
Алып киттен балам киткэндэ.
Бер Алладан, сабырлыклар сорыйм,
Туземлеклэр сорыйм коткэндэ.
-"Кайтам эни" - диеп юаттын да,
Елмайдылар монсу кузлэрен.
Эмин, диеп Раббым торган булсын
Эйткэн чакта шушы сузлэрен.
Йорэктэ кабынган кочле утнын
Ялкыннары отэ, яндыра.
Шомлы уйлар бэгерьлэрне телэ,
Хэлне ала, кочсез калдыра.
Шул уйлардан бэлки арынырмын
Башым юсам бозлы суларда.
Эзлэп карыйм ,лэкин, таба алмыйм
Эзлэренне киткэн юлларда.
Дога укып, кондезлэрен сорыйм,
Намазларда сорыйм тоннэрен.
Исэн кайтсын балам, озэ курмэ
Гомер йомгагынын жеплэрен.
Эй Раббым! Тэкьдиремэ язма
Бала кайгылары курергэ.
Насыйп итче балалардан алда,
Мина бакыйлыкка кучергэ.