Җавапсыз хат.
============
Чираттагы хатны язам, әнкәй,
Монысын да беләм, алмассың.
Балакаем сагынып хат язган дип,
Җавап хаты язып салмассың.
Ул дөньяга хатлар бармыйлар шул,
Мәңгелеккә юллар юк алар.
Ишексез һәм тәрәзәсез өйгә,
Бара диләр бары догалар.
Кыйблаларга карап, өмет белән,
Дога укып сиңа багышлыйм.
Заманалар, әнкәй, хаман бер көй,
Әмма, синнән башка сагышлы.
Язын-көзен безнең йорт өстеннән,
Кыр казлары оча кагынып.
Күрше-тирә каршы ала безне,
Кайткан чакта сине сагынып.
Хафаланма гомер иткән йортың,
Якты һаман, утың сүнмәгән.
Күзгә генә күренмисең әнкәй,
Безнең өчен син бит үлмәгән.
Сине сагынып хатлар яздым, әнкәй,
Бу хатны да беләм алмассың.
Ти