Изге җомга көне белән, дус-туганнар!
Күңелләргә тулсын иде иман нуры!
Йөрәкләрдә булсын безнең яшәү дәрте,
Йөзләребез була күрсен һәрчак нурлы!
Иң мөһиме Аллаһ безне ташламасын,
Бәрәкәтле, мул тормышлар насыйп итсен!
Барчабызга озын гомер бүләк итеп,
Борчуларны, кайгыларны алып китсен!
Раббыбызга рәхмәт укып дога кылыйк,
Кодрәте киң, барысы да тора аннан.
Күңелләргә тынычлык бир, тәнгә саулык,
Рәхмәтеңнән ташламачы безне, Аллаһ!