КАРТЛЫКНЫҢ ШАТЛЫГЫ ЧИКСЕЗ ДӘ...
(Шаяру катыш)
Өлкәнлек һәркемгә тәтеми,
Картлыкның шатлыгы күп аның.
Иртәнчәк әйләнә дә ята,
Эшкә дип барасы юк аның.
Йортында бары да тәртиптә,
Нәрсәгә борчылсын ул тагын?
Самауыры шаулап утыра,
Көнозын тамагы тук аның.
Ул инде беркая ашыкмый,
Кабалан чаклары еракта.
Яшәүнең бар тәмен татыйдыр,
Ул хәзер гуяки кунакта
Йөрисең кибеттән-кибеткә,
Картлыкның шатлыгы исәпсез,
Күңелең ни тели, шуны ал,
Кесәңдә пенсияң хисапсыз.
Картың да һәрдаим яныңда,
Ул шәхсән гел синең сагыңда,
Тайпылмас ул читкә адым да,
Тугрылык, әйтерсең, канында.
Санап та бетереп булмыйдыр,
Картлыкның шатлыгы бер кочак.
Балалар яшиләр үзаллы,
Оныклар -- күңелдә б