Малый Аллагуват авылында, Берикмәк авылында туган һәм ӘНИ булырга насип булган кызларны ӘНИЛӘР КӨНЕ белән котлыйбыз.
ӘНИ-һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, без әнинең яратуын тоябыз.Бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. ӘНИ- безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшылыкны яманнан аерырга өйрәтүче кеше ул. Әни мәхәббәте үзебезне көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә этәрә.
ӘНИЛӘР!!! Якты күзләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Балаларыбыздан һәм якыннарыбыздан һәрчак хөрмәт, ярату гына тоеп яшәргә язсын.Тормышыбызда якты көннәр, балаларыбыз өчен сөенгән мизгелләр күберәк булсын. Аллабирса алдагы көннәрдә дә безнең әбиләребез, әниләребез кебек аралашып, бер- беребезгә терәк булып, бердәм булып яшик әле. ӘНИЛӘР көне белән сезне!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11