Әгәр әни кайткан дисәләр...
Нишләр идек икән без?
Беркөн килеп әгәр әйтсәләр,
Азга гына, теге дөньядан
Әниемне кайткан дисәләр.
Әгәр әни кайткан дисәләр
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Бер Аллама ялына-ялына
Чабар идем абына-абына
Кайтып җитәр өчен янына.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Рәхмәт укыр идем барсына,
Гафу сорар идем барысы өчен
Мин тезләнеп әни каршына.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Башны куеп анын алдына,
Кулын битләремэ тиереп
Иркәләнер идем аз гына.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Мин йоклатмас идем әнине.
Авызына гына карап торыр идем
Әни ни сөйләгәнне, әйткәнне.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Чәйләр эчәр идек утырып.