Эз калдырып кошлар күктә яза
Тик сүзләрен укый алмыйбыз
Нигә соң без зурлап әтиләрне
Шигырь юлларында язмыйбыз?
Газиз әниләрне яратабыз
Әтиләр дә бер дә кәм түгел
Хөрмәтләргә кирәк исән чакта
Соңга калгач янмасын күңел.
Иркен бу дөньяда ир кешенең
Бик кыскарак була гомере
Әти яратуы онытылмый
Пыскып ята җанда күмере.
Әти бит ул каршы җилгә басып
Бу тормышта эзләр салучы
Һәрчагында давыллардан саклап
Әти бит ул алдан баручы.
Суга чумган кебек җитми һава
Әтиемне искә төшерсәм
Җиде якка төшеп таралгандай
Сагышларга җанны пешерсәм.
Күптән инде һава суламыйсың
Юлларымны хәзер кем ярсын?
Тик онытылмыйсың әти беркайчан да
Йөрәгемдә һаман син барсың!
Зират капкаларын барып ачкач
Юксынулар кисә йөрәкне
Еллар үткәч кенә бик тә әрнеп
Соң аңлыйбыз әти кирәкне!
Бу юлысы чиксез рәхмәтләрне
Әтиләргә әйтик сагышлап
Шигырь юлларына сүзләр тезеп
Җырлар языйк сезгә багышлап!
7.03.2021
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев