Яшь чагында яшәү рәхәт тә бит
Бер хәсрәтсез тормыш куабыз
Картаймалы көндә җитез атын
Дилбегәдән тартып тыябыз.
Әби ташлап киткәч бабаебыз
Таяк белән ныклап дуслашты
Караңгылык пәрдә корып куеп
Ятим усал язмыш читләште.
Сүз дәштерми бүген балалары
Җан ярасын кисеп тирәнгә
"Хәзер бабай, хуҗа түгелсең! "- дип
Куып чыгардылар урамга.
Күңеленә кыен булып китте
Җаннарының купты ямавы
Бу минутта сөйгән үз баласын
Авыр булды аңа аңлавы.
Ялкын йотып ярсып куйды йөрәк
"Әй, балалар! "- дип авыр сулады
Кыерсыту кырды күңелләрен
Әрнү җиле кереп улады.
Кадерен белик әти-әниләрнең
Күрмәсеннәр картлык сагышын
Ихтирамлы булыйк олыларга
Кабатламыйк бабай язмышын!
17.04.2020
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев