Рамиля Абдуллина
Җебегән.
2 бүлек
Тормышта бит, ничек, иң беренче, егет кызның күңелен яулап алырга тырыша, бүләкләр бирә, сөйгәненә тәкъдим ясый. Ә монда, киресенчә, Рәшидә тырышлыгы белән Мансур Рәшидәнең күңелен яулап алды. Аның өчен Рәшидәгә үзенең бөтен хатын-кызга хас булган җиңелчә тәккәберлеген, чирек ярым горурлыгын, күңеленең эчкерсез сафлыгын, матурлыгын, сихри дулкынлануларын эшкә җигәргә туры килде. Мансур биреште. "Чык миңа кияүгә!" - дигән сүзе Рәшидәгә тырышуларының йомгагы булып яңгырады.
Туй гөрләп узды. Кичке табыннан соң, яшьләр Маһинурның өендә калдылар. Маһинур, килен төшерү шатлыгыннан, бүген күршеләрдә кунып калырга да риза иде. Бер тапкыр да егетләрдән үптермәгән,