Бер картайган көндә уйламыйча,
Аласы иде билет үткәнгә.
Утырасы иде яшьлек поездына,
Тәүге тукталышка житкәнчә.
Кайдамы ул? Ерак, ерак еллар,
Җыерчыклар йөздән таралган.
Чигәләрдә бәсләр каралганнар,
Сыннар бик төз булып турайган.
Күзләреңнең очкыннары яна,
Иреннәрдә балкый таң төсе.
Әле әнкәең дә кычкырадыр:
-Таңга кадәр түгел йөрисе!
-Жүләрләнмә, үзеңнекен алдың!
Шелтә ясый миңа бер тавыш.
Вокзалы юк, поезд инде киткән,
Алда бары соңгы тукталыш..
Тәрҗемә-Рамзис Мишәр.
АВТОР-© Зинаида Уржумова