ӘНИЕМӘ СӨЙЛӘР ИДЕМ МИН
Беләсезме минем уемны,
Нинди хисләр били үземне?
Әниемә шалтыратып кайчак,
Бүлешәсем килә серемне.
Мин анардан жавап сорамыйм,
Тыңласын тик мине бүлдерми.
Инде күпме серем җыелды,
Очы - чиге хәтта күренми.
Сөйләр идем барлык хәбәрне,
Ул югында ничек торганым.
Тик тыңласын гына әнием,
Онытмасын җирдә мин барын.
Авыр чагым юктыр, әйтмәмен,
Борчымаска аны теләгем.
Болай да бит сизә күрәсең,
Бала җанлы Ана йөрәге.
Шалтыратып бары бер тапкыр,
Сөйләр идем тормыш барышым.
Шул чагында бары таралыр,
Күңлемдәге сары сагышым.
Әни җитми, әни җылысы,
Өшеп куям кайчак кинәттән.
Чыкмый бердә әнкәй турында,
Сагынулар минем йөрәктән.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле