Чагыштырма, зинһар, син үзеңне,
Беркем белән бүтән тиңләмә,
Син – бердәнбер кабатланмас шәхес,
Синдәй бүтән юк ул, эзләмә.
Башкаларны матур дип уйлама,
Матуррак бит синең күңелең,
Сөюләрдән тукылгансың, аңла:
Чәчкәләр дә гүзәл түгелен.
Син бит – алсу чәчәк, энҗе бөртек,
Син – Раббымның иң сөеклесе,
Син бит яктылыкның үзе, нуры,
Син – җиһанның иң кадерлесе.
Рәвия Нугаева,22.06.2025