КҮКЛӘРГӘ ИНГӘН МОҢ.
(Василә Фаттахова истәлегенә.)
Мангаема язылган сырларда,
Утыз алты моңлы яз гына.
Я,Ходаем,миннән жәлләдең бит,
Гомерләрне тагын аз гына.
Безнен матур,монлы мәхәббәтнең,
Кыска булды,бик җәл,юллары.
Кукрәк баласын да жәлләмичә,
Тартып алды әҗәл куллары.
Урман эчендәге бер аланда,
Туңып калган кызыл балан бар.
Күкрәк сөтләренә мохтаҗ булып,
Туып калган кызым-балам бар.
Чишмә төбендәге чуер ташны,
Шомартканнар сулар агышы.
Бигрәк авыр бугай бәбкәемә,
Ишетелә бала тавышы.
Кыска булды гомерем,житмәде,
Тормыш йомгакларын сүтмәдем.
Өзгәләнәм гүрдә,кызым елый жирдә,
Саркып тора күкрәк сөтләрем.
Тал бөдрәсен нечкә жилләр тарый,
Нәзек толымнарга үрергә.
Балаларыма