Күршем Рифҗан Хөснулла улына багышлап
Абыкаем-җаныкаем, бертугандай якын кешем, әтиемнең җан дусты Хөснулла бабайның игелекле улы, Әдибә әбиемнең уң кулы булган, туганнарының терәге, киңәшчесе, минем әти-әниемнең нигезенә дә күз-колак булып торган, уңган-булган, аксакаллар акылына ия, хәләл җефете Ритага назлы, хәстәрлекле, ышанычлы ир иде ул! Минем дә аннан үрнәк алучым, оста мичуринчы, үзенең игелекле нигезенә тугъры калган үрнәкле күрше-абыем иде...
Элек әни исән чакта, "Әни!" дип кычкырып ихатага килеп керсәм, капканы ачкач та хәзер: "Рифҗан абый!" дип аваз сала идем. Чөнки ул һәрвакыт бакчада, ихатасында. Безнең хуҗалыклар терәлеп кенә тора... Шунда күрше-абыем: "Әү!" - дип кычкыра да,