Казны тозлау һәм каклау рецепты
Әзер казнын култык асларын һәм тышын ныклап тоз белән уып, эченә сыйган хәтлек тоз тутырабыз. Чиста тукыманы уксуска манчып, яхшылап сыгабыз да, казны төрәбез.( уксус исеннән куркып , казга кара корт килми).
Икенче катка сары калын кәгазьгә төреп, чормага тозланырга элеп куябыз. Кимендә ярты ел эленеп тора минем. Каклар алдыннан казны чишәбез, тозын селкеп яхшылап салкын суда юабыз. Аннары тазга чиста салкын су белән, бер уч чәй содасы салып, казны 4 сәгатькә батырып куябыз. Вакыт узгач, казны яңадан әйбәтләп чайкыйбыз да, какланыр өчен аягына бау бәйләп элеп куябыз. Бик кояшлы кызу көн булса урамга.
Каз какланырдай кызу көннэр сирәк булу сәбәпле, мин к