ИСКЕ КӘКЕРЛЕМӘ СӘЛАМЕМ💥
Туган авылым Иске Кәкерлемнең,
Кара туфрагы да кадерле.
Бакчасында үскән бәрәңгесе -
Зур, ике йодрык кадәрле.
Койларында җыелган суларның,
Тәме чишмә суы шикелле.
Чия, шомыртлары баллы, татлы,
Кешеләре матур, сөйкемле.
Азан тавышы яңгырый мәчетләрдән,
Халкым минем динле, акыллы.
Иске Кәкерлемне сагынып яшим,
Кайт, онытма! - диеп, чакырды.
Саф һавасы җанга сихәт бирә,
Табигате соклангыч, матур.
Иманлы кешеләр яши монда,
Мәңге шулай алсу таң атыр.
Сагынам сине Иске Кәкерлем,
Очырдың син безне еракка.
Торган җирем ямьле булса да,
Туган нигез мәңге йөрәктә.
Гел ашкынам, атна ахырында,
Авылымны күреп килергә.
Әти, син исәнме? Мин кайттым -
Авылым, әти сезне күрергә
Бәхет