Әти-әниеңә дога кыласыңмы?
Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең өчен борчылып, яныбыздан китмичә дәвалаганнар. Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын» дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар...
Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә. Балалары өчен хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап, һ