Өч көн инде, әнкәм син киткәнгә...
Өч көн инде кипми күз яшем.
Өч инде, мин тиле бер бала...
Аңлый алмыйм, булган дөньясын.
Эчтә бушлык, күздә якты сүнгән...
Ә йөрәкне уты өтәли...
Китерә дә, җанны кысып куеп,
Авыртудан аңны телгәли.
Әни җаным, үзең белән бергә.
Минем йөрәгемне алдың син!
Ярты җаным синең белән китте...
Ә калганын күмер иттең син.
Өч, көн, өч төн йокы керми күзгә,
Бары яшьләр генә агалар..
Урыннарың оҗмаһ түрен күрсен!
Җәннәт ишекләрен ачсыннар.