Сагыну.
Шәһәр фатирында ялгыз әби,
Урамга төбәлгән карашы.
Күңеле тулып сагына авылын,
Язга чаклы ничек торасы?!
-Кышларында җиңел булмас,-диеп,
Аердылар туган нигездән.
Читлектәге коштай бәргәләнә,
Җаны чыдар белмим ничекләр.
Күзен йомса,йорт-җир тирәсендә,
Тавыклары йөрер чүпләнеп.
Күңеленнән күрше-күләненең,
Барлап чыга көн дә йөзләрен.
-Намазга,-дип барлап кыйбланы,
Чамаламый эзләп-эзләп тә.
Каршы якта баскан соры йортлар,
Сагыш өсти бары йөрәккә.
Балалары әйбәт,оныклары,
-Әби,-диеп өзелеп торалар.
Ә,авылда өе моңаядыр,
Менә аны белмим,кем карар.
Көндезләрен бигерәк моңсу була,
Зурлар эштә,балалар яследә.
Кичләрендә бергә җыелганда,
Онытылгандай була аз гына.
Шәһәр фатирында ялгыз әби,
Д