ДАЛА ҖИЛЕ.
1 ӨЛЕШ. ХИКӘЯ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
-Галия! Галия, дим! Галия!
Сәлмән, күпме генә кычкырса да,Галия җавап бирмәде. Кичә әче бал белән аракыны бергә кушып күп эчелгән, шуңа Сәлмән караваттан башын да күтәрә алмый аунап ята. - Галияәә! Су бир, кабәхәт! Үләм бит, эч яна! Әй, кем бар өйдә? Инәәй, син кая?
Аякларын көчкә өстерәп Гөлниса әле айнып та бетмәгән улы аунап яткан карават янынарак килде.
-Нәрсә дисең, улым, ишетмәдем бит.
Сәлмән күзләрен акайтып анасына җикерде:- Су бир, дим. Албасты!
Анасы куркуыннан калтырануын җигәргә тырышып, су багыннан бер чумеч су алып тагын улы янына килде.
-Галия кая олакты?
- Мин күрмәдем улым. Кичә бик каты суктың ахры, бик нык е