Бала чагым булды дип уйлама,
Әгәр качып алма өзмәсәң.
Күлмәк итәге, йә майка белән
Сай инештә балык сөзмәсәң.
Эссе мунчаларның ләүкәсендә
Кычкыртыплар әби чапмаса.
Күрше бакчасына кергән чакта
Зәһәр кычытканнар чакмаса,
Бала чагым булды дип уйлама.
Балачагым булды дип уйлама,
Таламаган булса ата каз.
Озын-озак көзге яңгырдан соң
Урамда ермасаң баткак-саз.
Дыңгыр-дыңгыр итеп, әгәр дә син,
Ат арбаларында йөрмәсәң.
Сакларга диелгән күкәйләрне
Китап битләренә төрмәсәң,
Бала чагым булды дип уйлама.
Булдымы соң, бәти кайтмый калгач,
Аргы яктан эзләп тапканың?
Күрше урам малайлары кыйнап,
Елый-елый өйгә чапканың?
Велосипедтан егылып канамаса,
Тез башлары, терсәк, әлбә