Йөрәк белән сөйләшү
Арыдым, дисең мени, йөрәк?
Аңлыймын, арыгансыңдыр.
Яшәлгән гомер эчендә
Туңгансың, янгансыңдыр.
Кайгысы, шатлыгы да бит
Гомерләр сүтә-сүтә,
Гел синең аша йөри шул,
Гел синең аша үтә.
Булды дуамал чакларың
Яшьлекләремдә минем.
Суларга этеп төшердең,
Утларга алып кердең.
И, йөрәк, арыдым дисең дә,
Ял сорыйсыңмы инде?
Тынычлап калырмын диеп,
Син, уйлыйсыңмы инде?
Юк инде, булмас, сорама,
Дәртем бар сүрелмәгән.
Җанда җырлар тыпырчына,
Доньяга күренмәгән.
Бар әле минем мәхәббәт
Каршына тезләнәсем.
Акылыма баш бирмичә,
Сагыштан өзеләсем.
Үпкәң зур миңа, аңлыймын,
Буласы булган инде.
Нишлисең, син дә мин дә шул,
Янырга туган инде…
И, йөрәк! Әйдә, янгачтын
Бергәлә