Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йа Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың.
Йа Раббым!
Авыруларыбызга шифа, мохтаҗлыкта булучыларга хәерле ризыклар, адашканнарга туры юл, әҗәттә булучыларга ярдәм бир.
Бәлагә төшкәннәргә чыгу юлларын күрсәт.
Йа Раббым!
Барлык бәндәләреңне ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла!
Бар