Бу видео минем талисманым.Кабат кабат яратып карыйм мин аны.Караган саен яхшы якка үзгәрергә теләгем көчәя.
Күпләр сорый миннән, Лилия ни өчен син эт песиләрне, керпеләрне ешь төшерәсең дип?. Чөнки алар миннән һәм бездән яхшырак. Алардан үрнәк алып , ниндидер эчке хөрмәт белән төшерәм, сокланып карыйм мин аларга.Мин бит аңлыйм минем янга килгән керпенең миңа ышанганын, зыян салмасымны белгәнен. Бәлкем бу дөньяда беркем дә миңа ул керпе кебек ышанмыйдыр. Ничек кенә ач һәм авыр булмасын этемнең дә башка хуҗага китмәсен беләм. Ул тугры күзләрн миңа төбөп сабыр гына минем янымда булачак, көтәчәк. Ә песием дөнья бетереп акырып мине каршы алганын күреп торам. Мин кайтканга аның кебек сөенә белергә кирәк.Аларның күңелләре кешенекеннән яхшырак һәм чистарак. Ә иң мөһиме алар үз күңелләрен сатмый һәм алдамый.Алдашу кешеләргә хас сыйфат. Кешеләр генә бер берсен һәм үз үзләрен алдауга сәләтле.
Үз күңелеңне алдау , ишетмәү яки ишетәсе килмәү бәхетсезлекнең үзәге. Хәзер мин бик яхшы аңлыйм күңелең , йөрәгең кушканга каршы килеп бәхетле булып булмаганны. Күңелеңне берничек алдарга ярамый. Кирәкми аны үз кулларың белән үтерергә. Күңелең йөрәгең ничек куша шулай адым ясарга кирәк. Ничек кенә авыр һәм оят булмасын, чөнки күңел бик яхшы белә кемгә тартылырга якынаерга.Имгәнгән күңел бервакытта да савыга алмый.
Кеше күңелен һәм үзеңнекен аңлау өчен кеше булырга кирәк. Ә күбебез кеше дигән исемне генә йөртә кызганычка каршы.
Менә ничек яратмыййсың инде шушы этне ә?. Каты бәгырьле намуссыз кешеләр белән аралашканчы шушы видеоны мең кабат каравың хәерлерәк.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев