Куз нурыбыз - Инекеебез!!!
Кадерле Хуснуллина Фиразия Назметдин кызы💐💐💐
Бүген сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып кал, Безнең туган йортыбызның яме бит син.
Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа Инекәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле инекәй! Инэкәебез! Без с