💔😢 Чаллы банкы хезмәткәре Эльмира Вәлиева: «Раштуа бәйрәме алдыннан багучы юраган сүзләрне ишеткәч, чынга алмадым, бары көлдем генә, – ди. – Багучы сүзләреннән соң берничә сәгатьтән тормышымның асты өскә килер дип уйламаган идем», – ди ул.
.
Яңа елны гаилә белән каршылаганнан соң, Вәлиевлар гаиләсе шифаханәгә чаңгыда шуарга китә.
.
7 гыйнвар кичендә Эльмираның ире ирләр компаниясе белән йөрергә китә, ә ул үзе шифаханәдә танышкан яңа дус кызлары белән күңел ача. Көтмәгәндә бер ханым, музей хезмәткәре, киләчәкне юрарга тәкъдим итә. Хатын-кызлар җанланып, шәхси әйберләрен – йөзекләрен, сәгатьләрен һәм беләзекләрен капчыкка җыйганнар. Багучы чиратлап капчыктан бизәнү әйберләрен ала һәм төрле ф