Теләп алган үлем яки гомерне чикләгән кирелек.
Тауфик Чурекеев.
Беренче бүлек.
Бу язманы укып чыгып, тормыштан алынган очракларга, киңәш-фикерләремә колак салып, исән калу бәхетенә ирешүчеләр булса мин чиксез шат булыр идем. Кемнәргәдер бу тема таныш, ялыктыргыч булып тоелыр, ә кемнәрдер берни белмидер. Ә кемнәрнеңдер, һәм бик күпләрнең гомер елларын шактый ук озайтырга булышыр, тормыш юлларын яктыртучы маяк булып янар, куанып яшәргә ярдәм итәр.
Бәлки бу язманы үзләрен мәсхәрәләү дип кабул итеп, укый башлагач ташлаучылар да булыр. Тик шулай да сабыр итеп, түзем булып укып чыксагы