Теләмим яшьлеккә
Яңадан кайтырга,
Ник бер үк җимешне
Ике кат татырга?
Бер үткән юлларны
Яңадан кичәргә?
Бер эчкән суларны
Яңадан эчәргә?
Бер сөйгән ярларны
Ник тагын сөяргә?..
Бер утта ике кат
Ник янып-көяргә?
Бер менгән үрләргә
Ник тагын менәргә?
Бер килгән шатлыкка
Ник ике көләргә?
Юлларым гөлләргә
Күмелгән булса да,
Күгемә йолдызлар
Сибелгән булса да,
Алтыннар, көмешләр
Өелгән булса да,
Уңыштан башларым
Чөелгән булса да -
Теләмим, теләмим,
Яшьлегем кайтмасын,
Мин телим узарга
Юлларның яңасын.
Сызлатсын, әрнетсен
Өр - яңа сагышлар,
Дөрләтсен күңелне
Өр-яңа табышлар.
Эчерсен суларның
Әчесен, тозлысын,
Шартлатсын түбәмдә
Яшеннәр камчысын.
Сагышлар тетрәтсен,
Шатлыклар дөрләтсе