Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре:
Камыр өчен: 1 аш чүмече сөт, 1 аш чүмече сыек май, 1 аш чүмече кайнаган су (сөт белән алыштырырга да була), чама белән тоз.
Он салып, кулга ябышмас булганчы басабыз. Камыр каты да, артык йомшак та булмаска тиеш.
Эчлек: 1:1 исәбеннән бәрәңге һәм ит турыйбыз. Сыер итенә каз йә үрдәк ите кушсаң, бәлеш тагын да тәмле һәм шулпалы була. Уртача зурлыктагы 3-4 баш суган турап салабыз, тоз һәм борыч сибеп, барысын бергә болгатабыз. Бәлеш ясыйбыз. Өстен каплаганчы, бер стакан кайнап торган шулпа өстибез. Бәлешебезне мичкә озатабыз.
Тел йотарлык бәлеш пешерүнең кайбер серләре:
- бәлеш шулпалы булсын өчен, суганны кызганмагыз;
- тиз пешсен өчен, аерым кәстр