Фәнни экспедицияләр эзеннән
Чеңләү йоласы
Кияүгә киткәндә кызны елаталар. Ата-анасын онытмасын, бәхетле яшәсен, дип.
Кыз өстенә чаршау коралар. Чаршауны кызның җиңгәләре, туган тиешле кешеләре тотып тора. Кыз шунда басып тора. Шуннан чеңләтәләр. Чеңләүчеләр – шул ябынгычны тотып торучылар инде, бу йоланы белгән апалар, кыз ягы туганнары. Кайвакыт кызның әтисен дә шунда кертәләр.
Ак чүпрәккә төргәнсең дә, акыт кына идең, атакаем,
Артык кына итеп сатып бирдең, артык идеме балакаең?
Әтекәемнең өендә утырганым бары бер такта,
Бер такталарың кызганып, сатып бирдең, әти, чит-ятка.
Чылтыр-чылтыр чын чынаяк, чылтыратмый ничек юаем,
Усал кайнәләргә бирдең, ничек кенә итеп түзәем?
(Нөязеп