Шөкер итик, аяк йөри әле,
Шөкер итик, күзләр дә күрә,
Хәтер дә бар, көнгә әллә ничә,
Укып алабыз аять, сүрә.
Шөкер итик, ризык-тәгам хәләл,
Эчемлекләр дә – барсы хәләл;
Шөкер итик, авыр хәлдә Аллаһ,
Биреп куя чыгарга әмәл.
Көзге эшләр бетте, итик шөкер,
Чират җитә сугымнарга да;
Бетмәсен тик берүк, шөкер итик,
Утка-газга чыгымнарга да.
Шөкер итик, иртән торган чакта,
Шөкер итик, кичен ятканда,
Шөкер итик, ачу-үпкәләрне,
Сөю учагында якканда.
Шөкер итик, җиңеллекләргә дә,
Шөкер итик, авырлыкка да,
Шөкер итик, кызып китәр чакта,
Күктән иңгән сабырлыкка да.
Шөкер итик, гомер шактый үтеп,
Йөз-чырайны вакыт җыерса;
Шөкер итик барча булганына!
Булмаганы? Булыр! БОЕ