АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
Йортка, нигезгә дога кылып теләк теләү ТӘРТИБЕ
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтән үә фил әәхыйрати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.
Йә, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидаять нурын иңдер һәм араларына