Бәхет күлмәкләрен киям мин,
Сөйләсеннәр кемгә ни кирәк!!
Шатлык белән бизим йөзләремне,
-Ә сагышлар?-бары вак-төяк..
Бүген такыялар үрәм елмаюдан,
Төнегезгә йолдызлар сибеп,
Сагышларга елмаерга кушам,
Сезнең өчен бер ни җәл түгел!
Киңәшләрегезне тыңлап китәм,
Ничек итеп кемгә булышыйм?
Мин җәйләргә елмаерга куштым,
Бәлки шулай сезне җылытыйм!
Акчәчкәләр чәчтем әле менә,
Җанга сагыш салган бушлыкка.
Сарыларын тагын сиптем бераз,
Йорт җирегез керсен хушлыкка!
Җемелдәсен тирә - якта бар да,
МӘХӘББӘТТӘН качкан дөньясы...
Назлар керсен, яктыралыр бераз,
Көннәр шатлык чәчеп уйнасын!!
Бәхет киемнәрен киям бүген,
Мәхәббәтне бүген өләшәм..
Тәрҗемә-Рамзис Мишәр.
Автор-
Наталья Малова 2
Я сегодн