РАМАЗАН АЕ ДОГАСЫ
Әлхәмдү лилләһи Раббил гәәләмиин, әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн...
- Йә Раббым Аллаh, догалар кабул була торган шушы фазыйләтле мөбарәк Рамазан аенда Бер Үзеңә мөрәҗәгать итеп, фәкать Синең ярдәмеңә генә тәвәккәлләп, үтенеп сорыйм: Син бүләк итеп биргән шушы изге айда кылган барча гыйбадәтдләребезне – тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны һәм башка изге-игелекле гамәлләребезне кабуллардан кыл! Фарыз намазлардан тыш башкарылган нәфел намазларыбызны, шул исәптән тәравих намазларыбызыны да Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итүеңне сорыйм...
- Йә Раббым Аллаh, тәравих намазларында басып