Сурәтеңне тагын алдым кулларыма
Карыйм әле , әнкәй, күзләреңә
Сагындым бит, өзелеп сагындым
Эх, үбәргә нурлы йөзләреңне.
Сөйләшәсе килә бер утырып
Бушатасы килә күңелне
Шатлыкларым белән уртаклашып
Сөендерер идем үзеңне.
Рәхәтләнеп бер тыңлыйсым килә
Синең шаян, тапкыр сүзләреңне
Өйне яңгыратып көләр идем
Эх, әнкәем, бик сагындым сине.
Юклыгыңа һаман ышаналмый күңел
Туган йортта көтәсең сыман
Кызым дигән моңлы тавышың
Колагымда чыңлый әле һаман.
Чыңлый әле синең моңлы җырың
Җырла дия миңа кушылып
Җырлыйм, әнкәй, җырлыйм...Сагышларым
Китсен әле...китсен таралып...