Әнкәй, бүген сине төштә күрдем
Зәңгәр матур күлмәк кигәнсең.
Башың түбән иеп, салмак атлап
Нидер уйлап кайтып киләсең.
Моңсуланган никтер, торышларың,
Йөрәкләрем куйды кысылып.
Әллә минем өчен хәвефләнеп,
Йөрисеңме шулай борчылып?
Кабереңә күптән барганым юк,
Беләсең бит, әнкәй, хәлләрем.
Озакламам, диеп, киткән идем,
Үтеп китте җәем, көзләрем.
Без дигәнчә генә бармый тормыш
Син үзең дә аны беләсең.
Мин яныңда хәрчак, дигән төсле,
Төшкә кереп, куәт бирәсең.
Борчылма син әнкәй, бар да яхшы,
Яраларым килә төзәлеп.
Исәнлектән ходай аермасын,
Башкасына әле түзәрлек.
Төшләремә әнкәй гел кереп тор,
Сөенеп кер, мине куандыр.
Тиздән кайтам туган якларыма
Борчылуың бәлки шуңады