Мөселманнар Мөхәммәт ди,
Христианнар Иисус дия.
Шушы ике, бөек шәхес
Чиксез хөрмәткә ия.
Пайгәмбәребез Мөхәммәт
Исламга нигез салучы.
Аңа кадәр булганнарның,
Вәгазьләрен раслаучы.
Бөтен мөселман милләтен,
Берләштерүче дә ул.
Аллаһыдан җибәрелгән,
Ачылышка салды юл.
Араб телендә Магомет,
Безнең телдә Мөхәммөт.
Аңа чиксез мактау белән,
Чиксездән чиксез рәхмәт.
Иисус та христианда
Яшәешнең мәгънәсе.
Ул аларга Аллаһ улы,
Бик тә изге вәгазьле.
Кешелекне коткаручы,
Яманнаң, гөнаһлардан.
Гайса Мәсих диләр аны,
Христианнардан аңа дан !
Шушы ике бөек шәхес,
Өнди безне тәртипкә.
Яхшылыкны алга алып,
Яшәр өчен рәхәттә.
Аллабыз бер, нинди телдә
Мактаулар юлласак та.
Иманыбыз камил булсын,
Җаныбыз исән чакта..
Тату яшик, бердәм яшик,
Гомерләр - каш арасы.
Ике дөнья арасыннан,
Булыйк матур барасы.
Алия Султан.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6