“Кичер мине, әнием”...
“Улым, савыт-сабаларны өстәлдән генә алып куйчы, башым бик каты авырта”, - диде әнисе һәм, бераз гына булса да аркасын терәп алу өчен, эчке бүлмәгә таба атлады. “Алырсың әле, вакытым юк”, - диде ул ачулы тавыш белән һәм, бүлмәсенә кереп, ишеген шартлатып ябып куйды...
Үзгәрде Ришат, үзгәрде... Кечкенә вакытында бик мөлаем малай иде. Газиз ана тормыш иптәшен җирләп, гаилә хуҗасын югалтканнан соң: “Терәгем син булырсың инде, улым”, - дип өметләрен аңа баглады. Тормышта авырлыклар күп булса да, чыдам булды, сынмады. Язмышның ачы җилләренә бирешмәде. Ир балам бар, картаймыш көнемдә ул ташламас, дип ныгып килүче баласыннан юаныч эзләде... Кич булса, күңелендә җыелган хи