Серләр иле
Танышлардай җитәкләшеп,
Юл тоттык сөю үренә.
Җиһан серле күренә.
Әзербез мәхәббәт хакына
Керергә җәһәнәм гүренә.
Сөйгәндә, буласың тиле,
Мәхәббәт – ул серләр иле,
Баш югалту берни түгел.
Ялгыш кагылса җиле.
Чайкал, яшь булып түгел,
Ярыңа сыймаган күңел.
Горур булма,биреш, җиңел,
Аңлашканда, яшәү җиңел
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
11.03.16